Татар классик язучысы Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулу уңаеннан, Казанда искә алу кичәсе була

Әмирханнар нәселенең дәвамчылары, галимнәр, артистлар һ.б. катнаша

БӘЙЛЕ
2016 Янв 26

Татар әдәбиятын камил әсәрләр белән баеткан гаҗәеп көчле ихтыярлы күренекле классик язучы, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 130 ел (1886-1926) тулды. Шул уңайдан бу атна җомга кичендә, ягъни 29 гыйнвар сәгать 17.00дә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14) Фатих Әмирханны искә алу кичәсе була.

Шул хакта әлеге иҗади берлектән хәбәр итүләренчә, кичәдә Әмирханнар нәселенең дәвамчылары да катнашачак. Аларның һәм әдипнең иҗаты белән бәйле мизгелләрне искә алып сөйләүче язучыларның чыгышлары концерт номерлары аралашып барачак.

Аерым алганда, кичәдә Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, филология фәннәре докторлары Марсель Әхмәтҗанов һәм Дания Заһидуллина, атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Әмирханов катнаша. Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсыннан Фатих партиясен һәм әдип яшәгән чордагы халык җырларын Татарстанның халык җырчысы Мөнир Якупов башкарачак. Кичәдә “Болгар кызлары” төркеме дә музыкаль чыгыш ясаячак.

Күктәге айның тылсымлы сәхифәләре белән татар укучысы, иң элек, Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз” дигән маҗаралы хикәясе аша таныша. Милли тарихыбызны аның “Сөембикә”, татар кызларының фаҗигале язмышын “Картада оттырылган Зөләйха” хикәяләреннән укып беләбез. Мондый милли рухтагы ярым фәнни, ярым сәяси әсәрләре янәшәсендә Ф.Әмирханның “Габделбасыйр гыйшкы”, “Шәрифулла агай” кебек тирән мәгънәле сатирик хезмәтләре дә татар әдәбиятында әһәмиятле урын биләп тора.

“Әлгасрел-җәдит”, “Тәрбиятел әтфаль” (“Балалар тәрбиясе”) басмаларында үзенең журналистлык эшчәнлеген башлап җибәргән Ф.Әмирхан әлеге характердагы язмалары белән татар кешесенең уй-зиһенен үстерергә омтылган. Ә инде аның “Гарәфә кич төшемдә”, “Хәят” кебек югары сәнгатьлелек үрнәгендә язылган әсәрләре һәммәбезнең дә дини-әхлакый дөньябызга яңа рух өсти. Якты дөньяда 40 кына ел яшәп китсә дә, татар әдәбиятының сатира остасы, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның иҗаты үлемсез, ул әле тагын бик күп буыннарның рухи кыйбласын барларга хезмәт итәчәк, диелә ТР Язучылар берлегеннән алынган язмада.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе