Төркиягә карата икътисадый санкцияләр файдаланылса да, Россия азык-төлек базарында бәяләр арту көтелми.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә РФның Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Александр Кинёв шулай дип белдерде.
“РФ Хөкүмәте һәм Владимир Путин имзалаган документларга караганда, санкциягә эләккән азык-төлек исемлеге зур түгел һәм алар безнең илдә дә җитештерелә. Шуңа да, бәяләрнең зур күләмдә артуын көтәргә кирәк дип санамыйм”, - диде ул журналистлар белән очрашу барышында.
Ул, шулай ук, узган ел мондый очракларның доллар курсы үсүгә бәйле күзәтелүен ассызыклады. Бәяләр нигезсез күтәрелгән очракта кырыс чаралар күрелүен дә билгеләп узды.
“Тышкы йогынты нәтиҗәсендә, быел дә бәяләр күтәрелү очраклары ачыклана икән, без оператив рәвештә гамәлләр кылырга тырышачакбыз”, - дип вәгъдә бирде Александр Кинёв.
“Татар-информ”