Төмәндә себер татарлары милли-мәдәни автономиясе беренче тапкыр конференция уздыра

Чара Себер татарлары теле көненә багышлана

БӘЙЛЕ
2015 Дек 02

28 ноябрь көнне Төмән шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Себер татарлары милли-мәдәни автономиясенең беренче конференциясе була. Чара Себер татарлары теле көненә багышлана. Анда тарихчылар, мәдәният белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, Төмән өлкәсе милләтләр эшләре буенча комитет хезмәткәрләре катнашачак.

Очрашуга өлкәнең Себер татарлары милли-мәдәни автономияләре теркәлгән 7 районнан вәкилләр чакырулы. Алар туган телне, тарихи-мәдәни мирас булган һәйкәлләрне, себер татарлары гореф-гадәтләрен һәм динне саклау хакында фикер алышачак.

Конференцияне оештыруда Төмән өлкәсе татар конгрессы зур ярдәм күрсәтә.

Себер татарлары теле көне концерт программасы белән тәмамланачак. Анда Төмән өлкәсе иҗат төркемнәре катнашуы көтелә. Тамашачыларга алар бәетләр, фольклор-этнографик, җырлы-биюле композицияләр тәкъдим итәчәк, диелә Төмән өлкәсе татарлар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе