Түбән Кама шәһәре мөслимәләре Әбү Хәнифәгә багышланган кичә уздырды

Түбән Каманың «Нур» мәчетендә дини гыйлем алучы мөслимәләр бөек ислам галиме, дүрт сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы имам Әгъзам Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабит ибне Зута әл-Фарисига багышланган кичәгә җыелдылар.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 28. Фото:dumrt.ru

Кичәне алып баручы мөгаллимә Роза Хәмитова әби-бабайларыбызның Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлаулары турында сөйләде. Шушы мәзһәбкә нигез салган имамның һиҗри буенча 80 елда туганын искәртте. Иң беренче итеп ул, булачак имамның бабае Сабит белән бәйле кыйссаны сөйләп, тыңлаучыларны гаҗәпкә калдырды.

Сабит атлы егет елга ярында кызыл алма күрә, аны алып тешли. Чит әйбергә рөхсәтсез үрелгәнен аңлап, агымга каршы яр буйлап китә. Бераздан алмагач бакчасын күреп, хуҗасы янына керә һәм алманы хәләлләвен үтенә.

Хуҗа, «бар шартыңа да риза» дип, баш иеп торучы Сабитны өч ел буе шул алма бакчасында эшләтә. Соңыннан тагын бер шартын җиткерә – сукыр, чукрак, кулсыз-аяксыз кызына өйләнергә куша. Никахтан соң кызның камиллеген, гүзәллеген күреп, Сабит сорау белән бакча хуҗасына текәлә. Баксаң, сукыр дигәне – харам нәрсәләргә карамавын, кулсыз дигәне харамга кагылмавын һ.б. аңлата икән. Бакча хуҗасы: «Иманың, күңелең саф икәнен белдем, әмма сынап карадым. Мин өмет иткән бар асыл сыйфатлар да синдә бар», - дип әйтә. Әнә шул күркәм холыклы кыз белән Сабит атлы егеттән ислам динендә олы бер мәзһәбкә нигез салган Әбү Хәнифә туа...

Шуннан соң «Нур» мәчете мөгаллимәләре Гыйракның Куфә шәһәрендә туган, Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәхабәләреннән дин гыйлеме өйрәнгән Әбү Хәнифә тормышыннан гыйбрәтле хәлләрне театральләштерелгән тамаша рәвешендә җиткерделәр.

Куфә һәм Басраның иң абруйлы дин галиме булган, тәкъва һәм юмарт Әбү Хәнифә үз гомерендә җитмеш мәртәбә хаҗ кыла. Мансур хәлифәнең Багдад казые вазыйфасын тәкъдим итүен кире какканы өчен, гадел, зирәк бу имамны зинданга ябалар. Ул шунда һиҗри календарь исәбе буенча 150 елда вафат була (быел 2 октябрьдә мөселман календаре буенча 1438 ел башланды).

«Нур» мөгаллимәләре, мәчетнең зур ашханәсен тутырып килгән мөслимәләрне Әбү Хәнифәнең тормышыннан мисаллар китерә-китерә, җаннарга үтәрлек итеп вәгазьләделәр. Бу кичәдә алар әби-бабайларыбыз заманыннан ук халкыбызның, ә инде бүгенге көндә үзләренең дә хәнәфи мәзһәбе буенча яшәвенә эчке бер горурлык хисләре кичергәннәрдер.

Фәнис Кадыйров.

Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе