Мәскәүдә фикх (ислам хокукы) гыйлемен системага салган Әбү Хәнифәгә багышланган кичә уза

30 октябрьдә Мәскәүдә Мәдәният-мәгърифәтчелек һәм ял итү үзәгендә Әбү Хәнифәгә багышланган кичә уза. Анда Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте лекторлары Әбү Хәнифәнең тормыш юлы, Әбү Хәнифәнең юридик мәктәпләре методологиясе һәм төрләре турында сөйләячәкләр. Лекцияләрне Тәлгат Камалетдинов, Рәҗәп Баяни һәм Рәшит хәзрәт Акказиев укый.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 29. Фото:www.islam.ru

Курслар кысаларында юридик мәктәпләргә (мәзһәбләр) нигез салучылар турында мәгълүмат биреләчәк. Мондый очрашуларның максаты – агарту.

Әбү Хәнифә (699-767 еллар, Һиҗри буенча 80-150 нче еллар) – сөнни мәзһәбләрнең берсенә нигез салучы. Аның укытучылары арасында сәхәбәләр (Мөхәммәд пәйгамбәрнең фикердәшләре, аркадашлары) булган. Фикх (ислам хокукы) гыйлемен системага салган. «Әл-фикх әл-әкбәр», «Муснад әби хәнифә» һәм башка трактатларның авторы. Бу хакта Мирадио.ру хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе