Сергей бу проект өстендә технология укытучысы Оксана Фирсова белән бергә бер елга якын эшләгән. Махсус компьютер тычканын эшләр алдыннан, ул иске тычканны сүткән һәм җәйге аяк киемен табып алып, механизмны шуңа тоташтырган.
Сергей Халявин киләчәктә тычканны камилләштерергә – аны чыбыксыз итеп ясарга тели. Куллары эшләмәгән кешеләр өчен тычкан бик нык материаллардан ясалган.
Гадәти булмаган проект өчен Сергей Мәскәүдәге “Архимед” Уйлап табулар һәм инновацион технологияләр халыкара салонында көмеш медальгә лаек булган.