
Бу түбәтәйне уйлап табу өчен Саттигалигә бер айга якын вакыт кирәк булган. “Түбәтәйдә хәрәкәт датчигы бар, ул гадәти кесә телефоныннан алынган вибромоторга сигнал бирә. Кеше йөргәндә (хәрәкәт иткәндә), түбәтәйдәге сенсорлар алдагы каршылыкны тоя һәм тирбәнеш (вибрация) бирә башлый. Шулай итеп, кеше алда каршылык барлыгын аңлый.
Шуннан соң күрмәүчеләр бара торган юлын үзгәртә ала. Ул борылып китәргә, башка якка юл тотарга мөмкин. “Әлеге проект Ардуин микроплатасында эшләнгән. Ачышым начар күрә торган һәм бөтенләй күрмәүче кешеләргә ярдәм итәр дип өметләнәм”, - дип сөйләгән Саттагали агентлыкка.