Согуд Гарәбстаны Әмирлегендә азан һәм икамәт әйтү тәртибе үзгәрде

Әлеге илнең шурасы корольлек мәчетләрендә азан һәм икамәт әйтү тәртибенә үзгәрешләр кертте. Хәзер Согуд Гарәбстаны мәчетләрендә азан (намазга чакыру) белән икамәт арасындагы вакыт 5 минуттан да артмаячак. Моңа кадәр ул 20-30 минут тәшкил иткән.

БӘЙЛЕ
2017 Май 18. Фото:islam.ru

Гадәттә кешеләр бу вакыт эчендә тәһарәт алып, үзләрен тәртипкә китереп, мәчеткә барып җитә ала. Әмма азан белән икамәт арасында шундый зур аралык намаз уку урыннары булган сәүдә үзәкләренә һәм офисларга кыенлыклар тудыра.

“Мин дини текстларда азан белән икамәт арасында күпме вакыт узарга тиешлеге хакында берни күрмәдем. Исламда беренче чиратта барлык кешеләргә дә җайлы һәм уңайлы булырга тиешлеген истә тотсак, намазны көтеп тору вакытын кыскарту күпләр өчен файда булачак”, - диде Шура әгъзасы Ата Әл-Субайти.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе