Соңгы 10 айда Татарстанда 297 мең тонна сыер һәм кош ите җитештерелгән

2015 елның 10 аенда Татарстанда 297 мең тонна сыер һәм кош ите (104 процент) , 733 млн данә йомырка җитештерелгән, 992 мең тонна сөт савылган.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 09

2015 елның 10 аенда Татарстанда 297 мең тонна сыер һәм кош ите (104 процент) , 733 млн данә йомырка җитештерелгән, 992 мең тонна сөт савылган. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул хакта белдерде.

Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

1 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, ТРда 745 мең баш мөгезле эре терлек (101 процент) бар, шул исәптән 245 мең баш сыер, 443 мең баш дуңгыз (102 процента), 50 мең баш сарыклар һәм кәҗәләр (112 процентов), 13,1 млн баш кошлар (105 процентов), дип белдерде Марат Әхмәтов.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры киңәшмәдә катнашучылар игътибарын республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөт күләме кимүенә юнәлтте. Соңгы 5 елда дәүләттән сизелерлек ярдәм булуга карамастан, 17 мең чамасы терлек кимегән.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2015 елның октябре өчен кайбер муниципаль районнар буенча тулаем сөт күләмен һәм продуктлык динамикасын тәкъдим итте. Шулай итеп, өч район сөт күләмен арттыра алган. Әтнә, Мамадыш, Әгерҗе, Әлки, Кукмара, Питрәч һәм Саба районнарының күрсәткечләре бераз төшкән.

Аннары министр киңәшмәдә катнашучыларны республиканың терлекчелек комплексы эш нәтиҗәлеге белән таныштырды. Нәтиҗәлелек 2014 елның 5 төп җитештерү күрсәткече (100 га авыл хуҗалыгы җирендә продукция җитештерү - сөт, ит; 1 баш шартлы терлек буенча мөгезле эре терлек ите; савым сыерлары продуктлыгы; 100 сыерга күпме бозау туры килә) буенча ясалган. Җыелган балл буенча барлык муниципаль районнар 3 категориягә бүленгән: 1 нче категория 200 балл һәм аннан да күбрәк, 2 нче категория - 149-195 балл, 3 нче категория - 140 балл чамасы.

2014 ел нәтиҗәләре буенча беренче категориягә Әтнә, Саба, Балтач, Тукай, Актаныш, Кукмара, Кайбыч, Буа, Мамадыш, Апас муниципаль районнары кергән. Икенче категориядә - Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Арча, Алабуга, Түбән Кама, Әлки, Теләче, Чүпрәле, Югары Ослан, Әгерҗе, Питрәч, Чистай, Азнакай, Ютазы һәм Биектау муниципаль районнары. 140 баллдан ким җыючылар рәтендә - Алекссевск, Баулы, Лаеш, Балык Бистәсе, Тәтеш, Нурлат, Аксубай, Лениногорск, Сарман, Зәй, Әлмәт, Кама Тамагы, Бөгелмә, Спас, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Менделеевск муниципаль районнары, - дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Татар информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе