
Нәзарәттә хәбәр иткәнчә, яңалыклар, әңгәмәләр, вәгазьләр һәм аналитика Төньяк башкаласы мөселманнары тормышыннан хәбәрдар булып торырга мөмкинлек бирәчәк. “Без бер урында тормыйбыз, максатыбыз – Петербургта ислам дине буенча яшәүчеләрнең тормышы турында дөрес мәгълүмат җиткерү”, - диләр мөхтәсибәттә.
Беренче чыгарылыш Санкт-Петербургта Корбан бәйрәмен бәйрәм итүгә, белем бирү курслары башлануга һәм Гашурә бәйрәменең әһәмиятенә багышланган иде, дип хәбәр итә http://dumrf.ru/.