
Быел Татарстанда иң популяр исемнәр Тимур, Матвей, Анастасия, Самира, Ясминә булган. ЗАГС органнары елның 11 ае эчендә булган эшкә йомгак ясады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте.
Яңа туган малайларга күбрәк Тимур, Кәрим, Әмир, Артем, Кирилл, Матвей, Данил, Максим, Александр, Егор исемнәрен кушканнар. Кызларга Ясминә, Әминә, Арина, Азалия, София, Виктория, Ралина, Милана, Анастасия, Самира исемнәре күп бирелгән.
“Татар-информ”