Психологик тренинглар, мастер-класслар яшьләрне гаилә кыйммәтләре турында уйланырырга этәрер дип өметләнәбез - А.Биктимерова

Бу көннәрдә Болгарда IV мөселман яшьләре форумы уза. Ул тулысы белән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ шәхесенә һәм тормыш юлына багышланган.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 18. Фото:dumrt.ru

Шул уңайдан форумның махсус кунаклары – Пәйгамбәр ﷺ нәселе дәвамчылары - Мароккода гомер итүче, галим Габдерәхим Ләкрим һәм Болгар ислам академиясе профессоры Габдерразак Сагъди чакырылды. Билгеле, Россиядән килгән дин әһелләре белән дә очрашулар булачак, дип хәбәр ителде.

- Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ гаилә кыйммәтләренә бик олы хөрмәт белән караган кеше булган, шуңа күрә форум алдында, гыйльми максатлардан тыш, катнашучыларда гаиләгә карата хөрмәт тәрбияләү мәсьәләсе куелды, - диде ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. – Һәртөрле психологик тренинглар, мастер-класслар һәм дәресләр яшьләрне гаилә кыйммәтләре турында уйланырырга этәрер дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан, берничә шундый форум нәтиҗәсендә катнашучылар арасында инде 8 никах теркәлгән! Быел да бездә гаиләләре белән теркәлгән катнашучылар бар. Без аларны махсус тәрҗрибә белән уртаклашсын өчен чакырдык.

Боларга өстәп, оештыручылар быелгы форум программасына спорт дәресләре кертелгән. Егетләр һәм кызларның джиу-джитсу буенча махсус мастер-класслар алырга мөмкинлеге булачак. “IV мөселман яшьләре форумы яшьләргә рухи, гыйльми һәм физик камиллеккә ирешүгә таба бер баскыч булачак”, - ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе