Рязань өлкәсендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл куелачак

Бу хакта “Сөенбикә - күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә” Бөтенроссия фәнни конференциясендә хәбәр ителде

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 16

Рязань өлкәсендә Сөембикәгә — Казан ханлыгы ханбикәсенә һәйкәл ачылачак. Бу хакта Касыйм шәһәренең Мәдәният йортында “Сөенбикә - күренекле хатын-кыз һәм хакимбикә” Бөтенроссия фәнни конференциясендә хәбәр ителде.

Һәйкәл, татар милли цивилизация үзәге Касыйм шәһәренең тарихи кыйммәтен кайтару максатыннан, куела. Моңа беренче адым буларак фәнни конференция уздырылды. Анда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Иваново, Тверь, Рязаньнан тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, галимнәр һәм хакимият вәкилләре катнашты, диелә “Рязанская газета” басмасында.

Мәгълүмат өчен. Сөембикә (Сөенбикә) — улы Үтәмеш-Гәрәй балигъ булганчы Казан ханлыгы патшабикәсе (1549-1551) була. Ногай Урдасы бәге Йосыфның бердәнбер кызы башта Җангали, Сафа-Гәрәй, Шаһгали ханнар хатыны була. Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе.

Туу һәм үлү даталары билгесез, кайбер чыганаклар 1557 елда вафат булуын күрсәтә. 1551 елда ул казанлылар тарафыннан акча белән бергә Мәскәүгә озатылган.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе