Кыска вакытка исәпләнгән курслар бушлай һәм дистацион рәвештә үткәрелә. Аны уңышлы узганнарга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшыру күздә тотыла, диелә РИИның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Аерым алганда, 16 ноябрьдән 30 ноябрьгәчә “Гарәп каллиграфиясе” һәм “Хәләл ситемасында стандартлашу: теория һәм практика”, 1-15 декабрьдә “Вәгазь нигезләре һәм имам бурычлары” (татар телендә) һәм “Заманча ислам хокукының дини-хокукый мәсьәләләре” дигән темаларга курслар уздырыла.
Курсларга язылырга теләүчеләр РИИның Дистацион белем бирү үзәгенә һәм (843) 277-58-22 һәм 89274173335 (курсларга язылу), 89274356239 (техник ярдәм) телефоннары, e-riu@mail.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итә ала. Skype: cdo_rii, nilshat.
“Татар-информ”