Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы көне белән тәбрикләде

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов мөрәҗәгате

БӘЙЛЕ
2017 Авг 30. Фото:http://president.tatarstan.ru

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм!

Уртак тырышлык белән без нәтиҗәле базар икътисадын төзүгә, социаль өлкәдә лаеклы стандартлар һәм кешеләрнең сәясәт өлкәсендәге ирекләрен тәэмин итүгә ирештек, аларның башлангычларын хуплау һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыра алдык.

Буыннан-буынга тапшырыла килгән бай мирас, халкыбызның тырыш хезмәте һәм республика проектларын гамәлгә ашыруга федераль үзәк, иң беренче чиратта, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан күрсәтелгән зур ярдәм Татарстанның уңышлы үсешенә нигез булып тора.

Бүгенге көндә Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе. Республикабызда нефть химиясе, нефть эшкәртү, машиналар төзү, энергетика тармакларында, IT-өлкәдә киң масштаблы инвестиция проектлары тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгындагы казанышларыбызны арттыра барабыз, югары технологияләргә корылган яңа җитештерү өлкәләре булдырабыз.

Икътисади үсеш фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәләрдәге өстенлекле бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Дөнья стандартларын исәпкә алып һөнәри белем бирү системасын үстерүгә, 2019 елда узачак WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләнүгә зур игътибар бирелә.

Җәмәгать урыннарын арттыру, аларны тагын да яхшырту тормыш өчен уңайлы мохит, кешеләр арасында яңа, күркәм мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә.

Футбол буенча Конфедерацияләр кубогы уеннары уңышлы узды, бу исә Казанның 2018 елда булачак дөнья чемпионаты төркем турнирлары ярышларына ныклы әзерлеген күрсәтте. Шәһәребез шулай ук 2022 елда Кыска дистанциягә йөзү буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады.

Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Тарихи-мәдәни мирасны һәм дөньякүләм кыйммәткә ия булган хәзинәләрне саклап калу эше шул рәвешчә югары бәяләнде.

Дәүләт белән конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү рухи-әхлакый яңарышка юнәлтелгән. Болгар ислам академиясен ачуга әзерлек эшләре тәмамланып килә, Казан соборын торгызу эшләре зур тизлек белән алып барыла.

Күптән түгел Республика халыкларының өченче съезды һәм Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезды булып узды һәм аларда милләтләр арасындагы татулыкның һәм этномәдәни үсешнең югары дәрәҗәсе ачык чагылыш тапты.

Кадерле дуслар!

Бүгенге көндә Татарстанда кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудырыла.

Болар барысы да – татарстанлыларның горурлыгы, инвесторларны һәм туристларны җәлеп итүнең нигезе.

Безне республикабызга, шәһәрме ул, авылмы – туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз – бөек Россиягә тугрылык хисе берләштерә.

Әлеге хисләр һәрвакытта да Татарстаныбызның матур киләчәгенә, якты өметләребезгә бәрәкәтле җирлек булды һәм булачак.

Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.

Республика көне котлы булсын!

ТР Президенты матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе