
Билгеле булганча, 17 ноябрьдә 19.26 сәгатьтә Казанда авиаһәлакәттә барлыгы 50 кеше: 44 пассажир һәм экипаждан 6 кешенең гомере өзелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәрхүмнәрнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык мөселманнар һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашуын белдерде: "Әлеге фаҗига килеп чыгуга Татарстан мөселманнары күңеле сыкрана, йөрәкләре әрни. Без мәрхүмнәрнең рухына багышлап дога кылабыз. Раббыбыздан һәлакәттә гомерләре өзелгәннәрнең туганнарына якыннарын югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык сорыйбыз. Мәрхүмнәрнең гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтләрен күтәрергә Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итсә иде! Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз".
18 ноябрьдә Татарстан Республикасында матәм көне игълан ителде.
Шул ук көнне Казанның "Мәрҗани" мәчетендә Татарстан мөфтияте Коръән-хәтем уздырды, ягъни имамнар, Изге Коръәнне авиаһәлакәттә мәрхүмнәргә багышлап, тулысынча укып чыкты. Әлеге дини йола ике сәгать чамасы барды. Аннары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Раббыбыздан рәхим-шәфкать, исәннәргә сабырлык, мәрхүмнәрнең урынын җәннәт түрләреннән итүне, гонаһларын кичерүне сорап, алар рухына дога кылды. Камил хәзрәт догаларны гарәп һәм татар телләрендә әйтте.
19 ноябрьдә өйлә намазыннан соң Казанның “Мәрҗани” мәчетендә авиһәлакәттә мәрхүм булганнарга җеназа намазы укылды. Җеназа намазын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үткәрде. Ул, җеназа намазына җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Аллаһы Тәгалә Изге Коръән китапларында әйтә: “Бәндәмне миңа якынрак булган саен ныграк сынармын. Минем сынавымны үткән саен ул миңа якынрак булыр”, - ди. Шөкер итү ризыгыбызны арттырта, сабыр итү Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Сынаулар килеп тора. Бу фаҗига бик зур, әлбәттә. Шушы фаҗигада мәрхүм булганнарның туганнарына, әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, сәламәтлек бирсен. Исән кеше яшәргә тиеш һәм без инде үзебезнең арадан үткәннәргә дога кылырга тиеш. Аларның рухларына бүген фәкать дога гына кирәк. Әти-әниләренә, туганнарына сабырлык бирсен дип, алар өчен дә дога кылыйк. Шушындый фаҗигада, янып һәлак булган кешеләр, алар инде шәһит хөкемендә була. Инде алар оҗмахтадыр дип ышанып калыйк, иншАллаһ. Һәм шушындый фаҗигалар азрак булсын иде дип телик”.
Җеназа намазында катнашкан Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин: “Аллаһы Тәгалә безне афәтләрдән, бәла-казалардан, фаҗигалардан сакласын дип, дога кылабыз. Шушы җеназа намазына килгәнегез өчен рәхмәт”, - дип, мөселманнарны җеназа намазын укырга әзерләде.
Әлеге сүзләр әйтелгәч, баш казый Җәлил хәзрәт җеназа намазын уздырды.
Әлеге мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.