
Лекцияләрне ТҖ МДН дәгъват бүлеге хезмәткере, мәчетнең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйләячәк. Беренче вәгазь "Аллаһы Тәгаләгә хакыкый мәхәббәт” дип атала. Вәгазь тыңларга теләгән һәркем килә ала.
Пәнҗешәмбе көнне сәгать 18.00дә мәчеткә рәхим итегез дип хәбәр кыла Диния нәзарәте Матбугат хезмәте.