Президент Ямал-Ненец татар-мөселманнары белән очрашты

Ямал-Ненец автономияле округына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты округта яшәүче татарлар белән очрашты. Очрашуда округ губернаторы Дмитрий Кобылкин да катнашты.

БӘЙЛЕ
2012 Сен 13
Ямал-Ненец автономияле округына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты округта яшәүче татарлар белән очрашты. Очрашуда округ губернаторы Дмитрий Кобылкин да катнашты.Чарада Ямало-Ненецкого автоном округы мөфтие Хәйдәр хәзрәт Хафизов катнашты. Мөфтият Үзәк Диния нәзарәтенә карый.

Округта 28 мең татар яши икән. Губернатор белдергәнчә, алар округның икътисадый, иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнаша.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЯНАО җитәкчелеген һәм губернаторның үзен татарларга бирелә торган игътибарлары өчен рәхмәтен җиткерде. Республика башлыгы сүзләренчә, округта ел саен Сабан туе уза, мәчетләр, татар иҗтимагый оешмалары эшли. "Безнең ил һәр милләтнең тарихы, традицияләре белән көчле. Безнең максат - аларны саклау", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда туган телне саклау проблемалары турында фикер алышынды.

Ямалда яшәүчеләр Татарстан Президентыннан округка Татарстан мәдәният һәм сәнгать әһелләрен җибәрүне оештыруны сорады. ТР Президенты белән Ямал губернаторы Дмитрий Кобылкин бу тәкъдимне хуплады, дип яза президент сайты.

Тимер Сәгыйтов.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе