"Мин Оксфордка укырга кердем. Мин бик дулкынланам", - дип язган ул Твиттерда. Мөслимә фәлсәфә, сәясәт һәм икътисадны өйрәнәчәк.
Малала Йосыфзай Нобель премиясен 2014 елда үзенең хокук саклау буенча эшчәнлеге өчен алды.Аңа 2012 елның 9 октябрендә Талибан радикаль ислам хәрәкәте сугышчылары һөҗүм итә. Шуннан соң Малаланы бөтен дөньяда белә башлыйлар.Ул чакта кызның башы һәм муены бик каты яралана.Әмма ул исән кала. Хәзер Малала үзенең хокук саклау белән бәйле эшчәнлеген дәвам итә дип яза ислам.ру.