
Бүген Диния нәзарәтендә ислам темасын яктыртучы журналистларның «Ислам-медиа» координацион советы төзү буенча җыелыш булды. Анда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыр, ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр идарәчесе Ләззәт Хәйдәров, Татарстан Президенты аппараты каршындагы дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе вәкиле Нурислам Гыйльметдинов катнашты.
Очрашуга килүче журналистлар ислам кыйммәтләрен таратуда мөселман һәм дөньяви масс-медиаларның урыны турында сөйләште, дини тематика язучы журналистларның мәгълүмат алу, туплау һәм тарату юлларын барлау һәм экстремизм, радикализм кебек күренешләрне кисәтү юнәлешендә нәтиҗәле эшләү турында да фикер алышты.
Нәзарәт сайтыннан.