
ТР МДН вәкилләре Ульян өлкәсенең Иске Кулатка авылында уздырылган “Ватанга мөхәббәт - иманнан” дип исемләнгән XIII Кулатка укуларында катнашты. ТР МДН делегациясенә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, “Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә” җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Болгардагы “Ак мәчет” имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов керде.
Чарада шулай ук Ульян өлкәсе хакимият вәкилләре, җирле Диния нәзарәте җитәкчелеге, дин әһелләре, Иске кулатка авылы мөгаллимнәре катнашты.
Конференциядә туган якка, гореф-гадәтләргә һәм мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләүгә кагылышлы докладлар яңгырады. Нәзарәт вәкилләре чара кысаларында җирле имамнарга Р. Әдһәмовның “Дингә өндәү нигезләре һәм имам вазыйфалары” китабын бүләк итте.
Шул ук көнне Татарстанның дин әһелләре Иске Кулатка районында “Хәбибулла ишан (1805-1897) һәм милләт” исемле түгәрәк өстәл эшендә, “Гани” мәчете каршында яңа мәдрәсә ачылышында катнашты.
Нәзарәт сайтыннан.