Дин-ислам кушканча яшәргә изге әманәт, килер буыннарга зур мирас бу - Айдар Шаһимәрдәнов

Агымдагы елның февраль ае башында Казанда Сиринә Шаһимәрдәнованың “Дөнья – ахирәтнең игене яки Нарыш җәүһәрләре” дигән китап-альбомы дөнья күрүе турында хәбәр иткән идек.Күптән түгел Татарстан Фәннәр академиясендә китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы үтте.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 13. Фото:tatar-inform.ru

“Әти-әниләребез буынына дин кушканча яшәү, үзләре булып калу өчен бик катлаулы, алай гына да түгел хәтәр чорларның сынауларын үз башларыннан уздырырга туры килгән. Тарих – аерым шәхесләр, аерым кешеләр язмышы аша языла, диләр. Һәм килер буыннарга бу гыйбрәтле чорны әти язмышы аша күрсәтү нияте мине китап язарга этәрде. Мирасны берәмтекләп җыю һәм шул хәзинәне киләчәк буыннарга ирештерү өчен әтинең гаять бай кулъязмаларын өйрәндем, байтак чыганаклар аша тарихи документлар таптым. Якташлар, туганнар, килер буыннар өчен Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин (1893-1975) исемен истә калдыру ниятенә керештем, - дип яза Сиринә ханым әлеге китапның дөньяга килүе алтарихын.

Күптән түгел Татарстан Фәннәр академиясендә китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы үтте. (Рәсемдә китапны тәкъдим итү чарасы). Якташларыбыз, академик Мирфатыйх Зәкиев, Мәҗит Сабитов, галимнәр – Фәһимә һәм Нурмөхәммәт Хисамовлар, Зөфәр Рәмиев, заманында республикабызда җаваплы вазифалар башкарган гаилә дустыбыз Илгиз Хәйруллин, журналист Римзил Вәлиев, яшь галим Данияр Гыйльметдинов – һәркайсы китапка саллы бәя бирделәр. Дини белемен дөньяви тормышта бергә оста үреп бара белгән, аны яшәү-эшләү рәвеше белән дәлилли алган гаять хөрмәтле Аксакал, абруйлы дин әһеле булуын ассызыкладылар Исмәгыйль хәзрәтнең.

- Бөек Ватан сугышының башыннан азагынача узган гап-гади татар солдаты фронт көндәлеге алып барган. Сугыш тематикасы бик киң. Маршаллар аны үзләре күргән киңлектә бәян итәләр, чит ил кешесе үз күзлегеннән чыгып яза. Исмәгыйль Сәлимшин - миллион солдатның берсе, сугышны эчтән күрүче. “Сугышта язылган китап” һәм “Мулла бабай мирасы” бүлекләрендәге язмалар, шигырьләр, фәлсәфи уйланулар, вәгазь-нәсихәтләр безгә бер гаилә язмышы, конкрет кешеләр аша тарихны ачып сала. Бу басма - сугышны аңлар өчен үзенчәлекле чыганак. Гаилә тарихын дин тарихы, төбәк тарихы белән бәйләп аңлатуы белән кыйммәтле, - диде Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, галим Искәндәр Гыйләҗев, тәкъдим итү чарасын ачып.

Россия ислам институты ректоры, галим Рәфыйк Мөхәммәтшин исә бу китапның кыйммәте мөселман кешесенең сугышка мөнәсәбәтен, совет чорында дини традицияләрнең ничек алып барылуын күрсәтүче ачык мисал булуына игътибарны юнәлтте. Галим совет чоры мулласының узган гасырның 50-70 елларында динне Хәнәфи мәзхәбе буенча, буыннар чылбырын эзмичә алып бару рәвешен, ничек яшәвен дәлилле, тарихи документлар аша күрсәтелүе бүгенгеләр өчен дә бик кирәкле, гыйбрәтле чыганак дип бәяләде.

Китапны тәкъдим итү мәҗлесен бабасы рухына Коръән укудан башлаган, бүгенге көндә шактый саллы мөселман оешмасын җитәкләүче, Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Равил улы Шаһимәрдәнов буыннар чылбырын оныкларына китереп җиткерүдә күп тырышлык куйган Дәү әтисе Исмәгыйл Сәлимшин белән горурлануын яшермәде. “Нәселебезне, тарихыбызны онытмас өчен һәм дин-ислам кушканча яшәргә изге әманәт, килер буыннарга зур мирас бу - әнинең 3 ел буена берәмтекләп фактлар җыйган әлеге китабы”, - диде ул.

"Китап-альбомны кулына алучыларга биредә үрнәк өчен дә, фикерләү, чагыштыру һәм гыйбрәтләнү өчен дә дәлилле хикмәтләр җитәрлек. Әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның бик авыр сынау-сыналу елларында да шәригатьне бозмыйча дөнья көткәннәре, ничек итеп динне саклап кала һәм безнең көннәргә китереп җиткергәннәре – үзе бер сабак. Балаларыбыз, нәселебез дәвамчылары әти васыятенә тугрылыклы калырлар, мөселман исеменә тап төшермәсләр дигән өметтә калам. Һәм аларга киләчәктә дә иманлы тормыш алып бару өчен китапның соңгы битләрендә киңәшләремне, хәер-фатихамны урнаштырдым. Гаиләмнең бүгенгесенә шөкер итәм. Ирем Равил Шаһимәрдәнов белән гаилә коруыбызга, Аллаһ кушса, быел 50 ел тула. Ике угыл үстердек, 7 оныгыбыз бар. Улларым, киленнәрем, оныкларым барысы да, заманны, дөньяны сылтау итеп, төрле сәбәпләр тапмыйча, Аллаһны танып, динебез кушканча яшәүчеләр, Исмәгыйль бабалары васыятен үтәүчеләр. Шунысына шөкер итеп туймыйм", - ди “Татарстанда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагының атаклы хезмәткәре”, “РСФСР көнкүреш хезмәте тармагы отличнигы” исемнәре иясе, хезмәт ветераны Сиринә Шаһимәрдәнова.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе