Мисырда бала тудырырга рөхсәт бирә торган лицензияләрне әйләнешкә кертмәкчеләр

Минья провинциясендә урнашкан "Гаделлек һәм гражданнарның хокукларын үстерү оешмасы" кеше саны артуны киметергә мөмкинлек бирә торган закон проект эшләгән.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 02. Фото:info-islam.ru

Әлеге закон проекты буенча яңа гына өйләнешүчеләргә бала тудырырга рөхсәт итә торган махсус лицензия бирәчәкләр. Лицензиянең яңасы инде, беренче бала туып, 5 ел узгач кына бирелә. Бу эш белән шөгыльләнүне сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырмакчылар.

Шул ук вакытта яңа закон икедән артык бала табуны тыя. Законны бозган кешеләрне пособиеләрдән, субсидияләрдән мәхрүм итәчәкләр, штрафлар салачаклар.

Закон проекты Мөхәммәд пәйгамбәрнең гаилә корырга һәм бала табарга дигән сүзләрен истә тотучы консерваторларны аптырашта калдырган. Интернет кулланучылар исә бу закон проектына көлеп караган.

Шунысын да әйтергә кирәк: балалар тууны контрольдә тоту программасын Әл-Әзһәр университеты хуплаган. Ул шәригать буенча гаиләне планлаштыруны тыймый торган фәтва чыгарды. Бу хакта инфо-ислам сайты хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе