
Бүген без интернет заманы дияргә яратабыз. Миңа калса, интернеттагы мәгълүматның гомере бик кыска. Алар теләсә кайчан югалырга мөмкин. Кәгазъгә язылган - ташка уйган белән бер. Дистә еллардан соң да без бүген каләм белән язганыбызны бик тиз генә табып укый алабыз. Бәлки шуңа күрәдер, сүз кадерен белүчеләр көндәлекләр тота.
Ни гаҗәп, моңарчы бер кем тарафыннан да татарча, милли көндәлекләр нәшир ителмәгән. Без үзебез дә бу фикер белән берничә ел янып йордек, иганәчеләр эзләп карадык һәм, Аллаһка тапшырып, 2015 елда беренче тапкыр татарча, милли көндәлекләр нәшир иттек. Дүрт төрле тышлыкта - өч мең тираж. Моның белән акча эшләдек дип әйтә алмыйбыз.
Аллаһка шөкер, үзебезнең хезмәттән тыш булган башка чыгымнарны капладык. Быел инде икенче тапкыр өч төрле тышлыкта өч мең тираж белән татарча көндәлекләр бастырдык. Без аның бөтенләй башка булуын теләдек, халык фикерен исәпкә алып кечерәйттек, җиңеләйтек. Бу - безнең гаиләнең уртак проекты.
Эчтәлеген дә без бергә фикерләшеп төзедек. Сүз - җан азыгы диләр. Анда язылган фикерләр, хәдисләр белән кешеләрнең куңеленә үтеп кереп, ярдәм итәсебез килде. Быелгы көндәлекләрдә әдәби әсәрләрдән өзекләр күп бирелә. Монда ике максат: беренчедән - татар әдәбиятына карата кызыксыну уяту, икенчесе - кешеләргә күңел байлыгы бирү. Тышлыкның да мөмкин хәтле милли булуын теләдек. Тышлыктагы милли бизәкләр хуҗаларына җылылык, яктылык бирсеннәр.
Милли көндәлекләрне эшләүдә һәм чыгаруда катнашучы Алия Халилиуллина.