Мәскәү – Казан - Симферополь арасында видеокүпер салына

3 ноябрь көнне Мәскәү, Казан һәм Симферопольнең дин, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре видеокүпер форматында очарашачак. Өчъяклы сөйләшүләр Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырыла. Россиянең милли һәм традицион дин җәмгыятьләрнең әйдәп баручылары һәм вәкилләре дәүләт институтлары белән багланышлары һәм бер-берсе белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында сүз алып барачак.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 02. Фото:dumrt.ru
Мәскәүнең Россия фәннәр академиясе Президиумы бинасындагы Президент залыннан элемтәгә РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Совет әгъзасы Галина Боголюбова, Россия халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Евгения Михалева, Мәскәүнең Татар миллли-мәдәни автономиясе башлыгы Фәрит Фәрисов, Мәскәүнең Үзбәк милли-мәдәни автономия Советы рәисе Хәбиб Абдуллаев чыгачак. Казанны видеокүпердә Татарстан мөфтие киңәшчесе Булат Мөбәраков, Казан приходы башлыгы Андрей Старцев, Татарстанның Баш раввины Ицхак Горелик, Казан православ семинариясенең беренче проректоры игумен Евфимий Моисеев, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов тәкъдим итәчәк. Очрашуда Симферопольдән “Кырымның украин җәмгыяте” Төбәк иҗтимагый оешманың рәис вазифаларын башкаручы Анастасия Гридчина, “Кырым Республикасы кырым татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешма рәисе Әйваз Гомәров, Кырым Республикасы белорусларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешма рәисе Роман Чегринец катнаша дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе