
“Грозныйга һәйкәлне Казанда кую урынлы. 1552 елда Иван IV рус армиясе походында катнашкан һәм Казанны яулап алганда тормышын куркыныч астына куйган. Нәтиҗәдә колбияләүчелек чәчәк аткан Казан ханлыгы юкка чыгарылган”, - дигән Володохин “Правда” басмасы белән әңгәмәдә.
Шул ук вакытта башка тарихчылар тиран һәм үз улының башына җиткән патшага һәйкәлне, аерым шәһәрләрдә генә түгел, гомумән куярга ярамый дигән фикерне җиткерә. Аерым алганда, публицист һәм тарихчы Марк Шишкин Казанда Иван Грозныйга һәйкәлне һич тә куярга ярамый, дип саный. Моңа сәбәп булып патшаның Казанны яклаучыларны рәхимсез җәзалавы һәм чиркәү изге санаган руханиларны үтерүе тора. Алар арасында митрополит Филипп (Колычев) һәм Герман Казанский бар дип китерелә.
“1552 елда Казанны алу бу гади хәрби операция генә түгел. Бу - әле яулап алынган шәһәр халкын күпләп үтерү дә. XVI гасырда бу гамәл кансызлык булып саналган, бүген исә хәрби җинаятькә керә. Әлеге сәбәп Бөек Новгородта да һәйкәл куймаска җитди сәбәп була ала. Чөнки анда опричниклар халыкның “башына җиткән”, - дип хәбәр итә тарихчының “Реальное время” сайтындагы әңгәмәсендә. Бу хакта islamnews.ru хәбәр итә.
Россиядә Иван Грозныйга беренче һәйкәл 14 октябрьдә Орел шәһәрендә куелды. Бу фактка карата дин әһелләре үз фикерен белдерде.