
Һәйкәл куюга бәйле фикер алышуларның булуын искәртеп, ул әлеге мәсьәләлә карата уй-фикерләрен белдерә (текст кыскартып бирелә).
“Беренчесе әлеге сорауның сәяси-иҗтимагый ягына кагыла. Илебез мөселманнары, бигрәк тә минем өчен туган булган татар халкы өчен уйлап чыгарылган скульптур фантазияләр – бу рус халкының тарихи намуслылыгын һәм әхлакый сайлавын хөрмәт итмәү генә түгел. Рус халкы узган 500 ел эчендә патша тәхетендә кеше җаннарын кыючының истәлеген шәһәр монументы рәвешендә бер җирдә дә мәңгеләштерергә теләмәгән. Мин моның өчен Россиянең барлык патриотларына һәм халык хәтерен саклаучыларга баш иям! Куелырга мөмкин булган һәйкәлләр генә түгел, һәйкәл кую идеясе үзе дә Иван Грозныйның Казанга походы вакытында һәлак булган йөз меңләгән ата-бабаларыбызны һәм дин кардәшләребезне, аларның миллионлаган нәсел дәвамчыларын кимсетә дип әйтергә мәҗбүрмен.
Ялкауланмагыз, 1552 ел фаҗигасен тасвирлаган китапларны йөгереп кенә булса да актарып чыгыгыз. Рус авторлары юкка чыгаруның коточкычлыгын аңлаешлы рус телендә тасвирлый. Юкка чыгару белән бәйле сыкрау гасырлар буена тынып тормый. Теләсә кайсы милләт кешесе “Казан елъязмасы”н күз яшьләрсез һәм нәфрәт кичерми генә генә укый аламы икән?
Иске яраларны ачып, тоз салу – татарларга 1552 елда Казанны алуны искә төшерү, барлык русларга опричнина турында “үгет-нәсыйхәт бирү” провокация түгелме? Дошман телендә сөйләшү түгелме? Төрле милләтләр һәм төрле диннәр арасындагы тынычлыкны җимерү түгелме?
Мине кайбер ватандашларымның мондый инициативаларны хуплавы борчый. Бигрәк тә бу инициатива белән сәясәтчеләр – үзләре җитәкләгән төбәкләрдә тынычлык өчен җаваплы булган төбәк башлыкларының чыгуы күңелгә тия”, - ди Д.Мөхетдинов.
“Икенче фикерем мәсьәләнең әхлакый ягы белән бәйле. Теманың символик мөһимлегенә карамастан, Иван Грозный шәхесен әхлакый яктан чыгып карарга, аңларга кирәк. Барыннан бигрәк, Иван Грозный – дуамал кеше үтерүче. Аннан соң гына кансызлыкка һәвәс һәм тәвәккәл хәким.
... Миңа калса, нәкъ менә Иван Грозный мирасын әхлакый яктан карап фикерләү халык күңелендә аның образы “нык дәүләт кешесе” булып түгел (һичшиксез, ул үзенең бозык фикерләвендә шундый булган да инде), ә сәяси көрәшендә кешелеклелеген югалткан образ буларак ныгып калган. Барыннан да бигрәк, ул христиан әхлагына каршы килә.
Мин, миллионлаган ватандашларым кебек, ачу белән сукырайган, акылы томаланган бу образны һәйкәлгә лаек дип кабул итә алмыйм.
Дамир Мөхетдинов – сәяси фәннәр кандидаты, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре Советының Россия Динара советындагы вәкиле. (Әлеге текст Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте сайтында бирелгән).