Мөселманнарга каршы тискәре мөнәсәбәт, кысрыклау очракларының ешаюына Ауропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы 2007 елда ук игътибар итә

18 октябрь көнне Австрия башкаласы Венада "Мөселманнарга карата дискриминация һәм нәфрәтне җиңү юнәлешендә Ауропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына керүче илләрдә бердәм чаралар табу" дип аталучы конференция узды. Конференцияне Ауропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (русча атамасы - Организация по безопасности и сотрудничеству в Европе - ОБСЕ), хосусан, оешманың Демократик институтлар һәм кеше хокуклары буенча бюросы (БДИПЧ ОБСЕ) Америка Кушма Штатларындагы Джорджтаун университеты белән берлектә үткәрде.

БӘЙЛЕ
2017 Ноя 02. https://www.facebook.com/photo.php?

Мөселманнарга каршы тискәре мөнәсәбәт, кысрыклау очракларының ешаюына Ауропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) 2007 елда ук игътибар итә һәм моңа багышлап Кордова шәһәрендә (Испания) махсус конференция үткәрә. Узып киткән 10 елда бу проблема чишелү тапмый гына түгел, катлаулана һәм киңәя генә.

Галимнәр фикеренчә, бүгенге көндә Ауропада теркәлүче "нәфрәт җинаятьләре" (ягъни теге яки бу төркем кешеләрен күрәлмауга нигезләнгән җинаятьләр) арасында саны буенча нәкъ менә мөселманнарга һөҗүм итүләр беренчелекне алып тора. Исламофобия очраклары күп төрле: урамда тискәре сүзләр һәм карашлардан башлап, һөҗүм итүләргә, мөслимәләрнең яулыкларын тартып салдыруга, хәтта үтерүләргә кадәр. Полиция бу төр җинаятьләрне теркәргә ашыкмый, теркәгән очракта да гаеплеләрне табуда тырышлык күрсәтми. Исламофобиягә шулай ук мәчетләргә һөҗүмнәр (тәрәзәләрен вату, ут төрту, чучка башларын кертеп ташлау), мөселманнарга эшкә урнашуда туучы кыенлыклар керә.

Әйтик, социологлар шундый тәҗрибә үткәргәннәр: сүзе сүзгә тәңгәл килүче бер үк резюме башына Ауропа кешесе исемен һәм мөселман исемен куеп эш тәкъдим итүчеләргә җибәргәннәр. Эшкә яллаучылар мөселман икәнлеге исеменнән ачык күренеп торган резюмега уртача алганда 2 тапкыр азрак мөрәҗәгать иткәннәр. Эшкә урнашу очрагында да мөселманнар ауропалы хезмәттәшләре белән чагыштырганда азрак хезмәт хакына алына.

Соңгы елларда галимнәр теленә профайлинг - profiling дигән төшенчә керде, ул теге яки бу кешегә кыяфәтенә, милләтенә, диненә карап кына аерым бер мөнәсәбәттә булу. Әйтик урамнарны патруль тотканда полиция хезмәткәрләре күбесенчә мигрант яки мөселманга ошаучы кешеләрне туктатып тикшерә икән, аларга басым ясап аеруча шикләнү күрсәтә икән, моны профайлинг дияргә була. Америка экспертлары мәчеткә йөрүче яшь ир-атларны аерым бер күзәтүгә алу, махсус исемлекләргә кертүне дә (болар АКШда иминлекне саклау оешмалары тарафыннан башкарыла) профайлинг дип саный. Санап узган күренешләр Ауропаның барлык диярлек илләрендә дә күзәтелә, Россиядә дә алар юк түгел.

Россия Федерациясе тарафыннан конференциядә Ауропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы каршындагы вәкаләтле вәкиллеге киңәшчесе Николай Калашников, Халыкара мөнәсәбәтләр министрлыгы хезмәткәре Иван Коростелев һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния Нәзарәтендә информация һәм аналитика бүлеген җитәкләүче Диләрә Әхмәтова катнашты.

Диния нәзарәте вәкиле Россиядә 2011-2013 елларда күзәтелгән исламофобия күтәрелеше турында сөйләде. Д.Әхмәтова фикеренчә, бу күтәрелеш Дәүләт думасына сайлаулар, Мәскәү мэрын сайлау һәм кайбер башка сайлау кампанияляре белән бәйле булды, чөнки күп кенә сәясәтчеләр мигрантларны һәм мөселманнарны сүгү - популярлык казануга иң тиз һәм җиңел юл дип таптылар. Д.Әхмәтова шартлы рәвештә "исламофоб тозагы" дип атаган күренешне тасвирлады. Мөселманнарга сагаеп карау, аларны куркыныч чыганагы дип санау аркасында, Россиянең күп кенә төбәкләрендә мәчетләр төзүгә каршы чыгучылар бар. Ләкин шул ук вакытта мәчетләр булмау сәбәпле теге яки бу аулак урыннарда җыелышып намаз укулар, юл хәрәкәте туктарлык дәрәҗәдә урам тутырып җомга намазына оюлар шәһәр халкының тагын да ачуын чыгара, гәрчә мәчетләр төзергә ирек бирелсә, бу урам тутырып сафларга басу күренешләре булмас та иде. Моннан тыш чыгышта Россиядә әледән-әле булып тора торган мәчетләргә һөҗүмнәр темасы яктыртылды.

Д.Әхмәтова исламофобия күренешләрен дәүләт оешмалары, иҗтимагый фикер әйдәүчеләре, дини оешмалар берлектә эшләгәндә генә җиңеп була дип ассызыклады. Чыгышның русча тәрҗемәсе Россия диния нәзарәтенең сайтында урнаштырылган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе