Мөселманнар арасында никах килешүләре төзергә тәкъдим итәләр

Таҗикстанның Дин эшләре буенча комитет никахка керүгә (өйләнешүгә) кагылышлы берничә инициатива белән чыкты.

БӘЙЛЕ
2017 Июл 25. Фото:islam.ru

Әлеге комитетның гореф-гадәтләрне тәртипкә салу буенча идарә башлыгы Азизулло Мирзодод сүзләренә караганда, бу чаралар, иң беренче чиратта, кәләшләрнең, кияүгә чыккач, ир йортына алып килә торган бирнә күләмен киметүгә юнәлтелгән.

Гореф-гадәтләр буенча, хәзерге вакытта килен ягы яшьләр яшәячәк бүлмәне тулысы белән җиһазларга тиеш. Моннан тыш, кәләш ягы зәркән эшләнмәләрне, кием-салымны, туй өчен кирәк-яракларны (аксессуарлар), шулай ук кияүгә һәм аның туганнарына бүләкләр сатып алырга тиеш.

Комитет шулай ук Таҗикстанда никах килешүләре кертергә тәкъдим итә. Анда никах таркалган очракта, ир һәм хатынның милек бүлү мәсьәләләрен карарга тәкъдим ителә, дип хәбәр итә ислам.ру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе