Мөселман яшьләре "Чиста мәчет" акциясен башлап җибәрде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге каршында эшләп килгән егет-кызлар активы республикада һәм башкалабызда уздырылган һәр чарада үзеннән зур өлеш кертә. Күптән түгел мөселман яшьләре тарафыннан “Чиста мәчет” акциясе башланып китте.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 11. Фото:dumrt.ru

Оештыручыларның максаты – Рамазан ае алдыннан мәчетләребезне җыештыру. Казанның “Тынычлык”, “Туган авылым” мәчетләрендә һәм Питрәч районында урнашкан Көекле мәчетендә өмәләр узды. Егет-кызлар үз эшләрен Аллаһ ризалыгы өчен башкара һәм Аның савабына ирешергә омтыла.

Әлеге саваплы эштә катнашырга теләк белдерүчеләр https://vk.com/cleanmosque сылтамасы аша узып тулырак мәгълүмат ала ала, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе