"Мәрҗанидә гаиләмә Португалия белән Чили командалары уеннарыннан да күбрәк ошаган - ФИФА Халыкара футбол ассоциациясе генераль сәркатибе Ф.Самура

Чал тарихлы "Мәрҗани" мәчетенә кунакка ФИФА Халыкара футбол ассоциациясе генераль сәркатибе Фатма Самура килде. Хөрмәтле кунакны Африка футболы конференциясе җитәкчесе Әхмәд әл Әхмәд озатып йөрде.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 30. Фото:dumrt.ru

ФИФА делегациясенә "Мәрҗани" мәчете комплексы буенча экскурсияне мөфтинең урынбасары, мәчет имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үткәрде. Ул иман йортының бай тарихы һәм биредә алыр барылган рухи-мәгърифәтчелек эшчәнлеге хакында сөйләде.Самура шулай ук "Мәрҗани" мәчете каршында эшләп килүче "Балалар" һәм "Мәрҗәния" хатын-кызлар фитнес- үзәкләре белән танышты. Форсаттан файдаланып, ул балаларга ФИФА символикасы белән махсус туплар да бүләк итте.

"Кичә биредә минем гаиләм - ирем һәм кызым булып китте. Мәчеттә аларга Португалия белән Чили командаларының уеннарыннан да күбрәк ошаган", - дип белдерде. Халыкара футбол ассоциациясе генераль сәркатибе.

Экскурсиядән соң аралашу чәй өстәле алдында дәвам итте. Кунаклар татарларда ислам үсеше, традицияләр һәм Португалия-Чили арасында булган соңгы уен турында фикер алышты. Мансур хәзрәт кунакларга, вакыт табып, мәчеткә килүләре өчен олы рәхмәтен белдерде һәм Фатма Самурага истәлекле бүләкләр тапшырды - көмеш беләзек белән алка, калфак һәм яулык бүләк итте. Фатма Самура исә истәлек итеп үзенең имзасы төшерелгән туп бүләк итте. Очрашуның рәсми өлешеннән соң Фатма Самура "Мәрҗәни" мәчетендә намаз укыды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе