Мәктәпкәчә мөселман балалары белән эшләүчеләр дөньяви белемне дә, дини якны да исәпкә алган махсус программа төзергә тели

Бүген Казанның “Гаилә” мәчетендә мөселман балаларының белем һәм тәрбиясе өчен җан атучылар җыелды. Алар арасында хакимият вәкилләре дә, Татарстан мөфтияте, Россия Ислам институты белгечләре дә, мәчетләр һәм мөхтәсибәтләр каршында эшләп килгән балалар үзәкләре, балалар төркемнәре һәм клублары җитәкчеләре дә, педагоглар, имамнар һәм әти-әниләр дә бар иде.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 11. Фото: Нәүбәһар Кәбирова

Шулай итеп, Балтач, Түбән Кама, Яшел Үзән районнары, Чаллы, Казан шәһәрләрендә яшь буынның киләчәге өчен борчылучылар “түгәрәк өстәл” артына җыелды.

Чараны Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фикер алышу бик эшлекле рәвештә, тәҗрибә уртаклашу рәвешендә узды. Утырышта катнашкан һәркем бу өлкәдә һәркем үз эшенең остасы – компетентлы булуын күрсәтте.

“Түгәрәк өстәл” утырышы барышында бу өлкәдә хәл итәсе берничә проблема булуы ачыкланды. Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм дини белем бирүне күз алдында тоткан (интеграцион) программалар эшләү, мәктәпкәчә мөселман балалары белән булган эшчәнлекне документлаштыру (лицензия алу), педагогик белеме дә, дини белеме дә булган кадрлар әзерләү, дәреслекләр, уку әсбаблары һәм кече яшьтәге балаларга туры килә торган кулланма әсбаблар (укыту-методик материал) булдыру, эшкәртмәләрне бер сайтка туплау кебек мәсьәләләрне кичектергесез хәл итүне сорый.

Сөйләшү барышында бу өлкәдә православие дине вәкилләренең эш тәҗрибәсен дә күздән ычкындырмаска, интеграцион программа эшләү өчен эшче төркем булдырырга карар кылынды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчет каршындагы курсларда белем алучы 2-18 яшьтәгеләр өчен эшләнгән программа әле апробация уза. Ә интеграцион программа эшләү инде икенче этап булачак.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе