Курслар вакытында “Укытучы белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр”, “Конфликтлар һәм аларны хәл итү алымнары”, “Балаларның тәрбиягә авыр бирелүе һәм каршылык күрсәтүе”, “Интеллектуальүсеш үзенчәлекләре”, “Заманча укыту алымнары”, “Дини учреждениеләр өчен программа төзү үзенчәлекләре”, “Дини дисциплиналарны укытканда, автор мәктәпләренең педагогик технологияләре”, “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләгәндә, интерактив уку алымнары” дигән темаларга лекцияләр укылачак. Лекторлар арасында педагог-методистлар, гаилә психологлары, педагоглар, педагог-психологлар бар.
Шулай ук төрле темаларга остаз мәктәпләре оештырылачак. Алар балалар белән эшләүгә багышлана.
Курслар 23, 28, 29 апрельдә һәм 6, 7 май көннәрендә иртәнге сәгать уннан кичке сәгать бишкә кадәр уза, дип хәбәр итәләр Ресурс үзәгеннән.