Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә Мәдинәдән килгән кунаклар - татар эмигрантлары белән очрашты. Әл-Казанлылар чыгышлары белән - Нурлат районының Кизләү авылыннан. Үткән гасыр башында аларның бабалары Әхмәт, туган якларын ташлап, Мәдинә шәһәренә килеп урнаша. Бүген Мәдинәдә аның оныклары һәм оныкчыклары яши. Мөхәммәд әл-Казанлы - шуларның берсе.
Әл-Казанлылар Казанга Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда катнашу өчен килде. Мөфти хәзрәт Мөхәммәд әл-Казанлыны, аның улын һәм туганнан туган энесен Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, Галиев мәчете һәм "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихы турында сөйләде.
Бу Камил хәзрәт һәм әл-Казанлыларның беренче очрашуы түгел. 2016 елда мөфти хаҗ вакытында Мәдинәдә әлеге нәсел вәкилләре белән күрешкән иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.