Мәчетләребезгә галимнәребез исемен куштырыйк - Татарстан мөфтие

19 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы мөселман гыйбадәтханәсен – Утыз Имәни исемендәге мәчетне ачу тантанасы булды. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 21. Фото:dumrt.ru

Ул мөселманнар алдында ясаган чыгышында болай диде: “Яңа мәчеткә галимебез Утыз Имәни исеме бирелүен ишеткәч бик сөендек. Чөнки галимнәребез исемен йөрткән мәчетләребез берничә генә. Хәтта имам Әбү Хәнифә исемен йөрткән мәчетебез дә юк. Мәчетләребезгә галимнәребез исемен куштырыйк, аларны өйрәник. Чөнки бу безнең мирасыбыз, тарихыбыз.”

Мөфти хәзрәт шулай ук җөмһүриятебездә һәр ике атна саен бер мәчет ачылып торуын, бүгенге көндә 1500 дән артык мәчет эшләвен хәбәр итте. Камил хәзрәт мәчетне төзүгә зур өлеш керткән дин кардәшләребезгә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шундый хөрмәткә иң беренче булып төзешне башыннан ахырына кадәр җитәкләгән, хәзер яңа мәчетнең имам-хатыйбы булган шәһәрнең мактаулы гражданы Сәлихҗан Гали улы Гайниев лаек булды. Мөфти хәзрәт аңа хөрмәт йөзеннән яңа чапан кидерде.

Төзелешнең төп иганәчесе “Еврогрупп” Идарә компаниясе генераль директоры Алексей Вячеслав улы Миронов, башка иганәчеләр исеменә дә күп рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр бирелде. Иганәчеләрне Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да бүләкләде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов Яр Чаллы шәһәрендә узган елны балалар саны 600 гә артуын, бу санның алдагы берничә елда тагын кабатланачагын әйтте, шәһәрнең картаймаячагын, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният үзәкләре, гыйбадәтханәләр кирәк булачагын искәртте. Рамил Мәрван улы яңа мәчеткә мәгърифәтче, дин галименең исеме бирелүне хуплады, аның укучыларда зур кызыксыну уятачагын билгеләде.

“Утыз Имәни” мәчете шәһәрнең көнчыгыш өлешендә - яңа “Мәләкәс аръягы” бистәсендә (Аэродром ур. 20) төзелде. Ул ике катлы заманча бинадан гыйбарәт. Мәчетнең беренче катында хатын-кызлар, икенче катында ирләр заллары, җәмгысе 180 намаз укучыга исәпләнелгән. Уку класслары бар. Ягъни ул гадәти бистә мәчете. Урыны бик тә тыныч җирдә - Мәләкәс елгасы буенда.

Мәчетне ачу тантанасында Чирмешән районының Утыз Имәни авылыннан һәм Лениногорск районының Тимәш авылыннан делегацияләр катнашты. Чөнки Габдрәхим Утыз Имәни хәзрәтләре Чирмешән районының Утыз Имән авылында туган (әнисенең авылы), ә Тимәш авылында (әтисе авылы) яшәп вафат булган, шунда җирләнгән. Галим ятим булып үсә, кечкенәдән гыйлемгә тартыла, Бохара, Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укый, Харәзм, Әфганстанда сәяхәт итә. Йөзгә якын дини һәм фәнни хезмәтенең шактый өлеше гарәп һәм фарсы телләрендә язылган. Ул хәзерге Лениногорск районының Сарабиккол, Куакбаш авылы мәдрәсәләрендә дәресләр дә бирә.

Тантанада шулай ук күрше-тирә районнар имам-мөхтәсибләре, шәһәр имамнары, күп санлы мөселманнар катнашты. Яңа ачылган мәчеттә өйлә намазы башкарылды, Коръән укылды, догалар кылынды.

Шуны да әйтик, мәчеткә истәлек тактасы да куелган. Анда ошбу гыйбадәт йортының Алексей Вячеслав улының матди ярдәме белән Аллаһы ризалыгы өчен, әнисе Әлмира Фәрәхетдин кызына дога өчен төзелүе хәбәр ителә.

Хәлил Шәрипов, Яр Чаллы.

Мәгълүмат Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе