Мәчетләрдә "Әмин"не кычкырып әйткән өчен, штраф сала башладылар

Казахстанда хәзер намаз вакытында "әмин"не кычкырып әйткән өчен, штраф салалар. Моңа мөселманнарның мөнәсәбәте бер төрле генә түгел. Шуңа күрә республика мөселманнары Диния нәзарәте рәсми белдерү белән чыкты.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 12. Фото:zakon.kz

Мөфтият бу чикләүнең гражданнардан кергән күпсанлы мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсендә кертелүен хәбәр иткән.

"Казахстанлылар - Хәнәфи мәзһәбе сөнниләре. Мәчеттә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре шуннан чыгып төзелгән: Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте мөселман берләшмәсе тынычлыгын бозуны, имамнарга каршы чыгуны һәм чит агымнар кагыйдәләре буенча гыйбадәт кылуны хупламый.

Җәмәгать арасында фикер каршылыгы китереп чыгаручылар - мәчет кагыйдәләренә буйсынырга теләмәгән, чит агымнарга иярүче гражданнар. Алар Хәнәфи мәзһәбен һәм казахларның традицияләрен санга сукмый. Дәүләтнең хокукый нормаларын үтәмиләр, илнең дөньявилык принципларын хөрмәт итми. Мәчет кагыйдәләрен үтәмичә, алар имамның сүзен тыңламый, намазны Хәнәфи мәзһәбе буенча кылмый. Шуңа күрә без сәләфи-ваххабчылык агымы вәкилләренең гамәлләрен гаеплибез. Әлеге гамәлләр ызгыш-талаш һәм каршылык китереп чыгаруга юнәлтелгән", - диелә нәзарәтнең мөрәҗәгатьтә. Бу хакта Мирадио хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе