Әлмәт районы мәчетләре бик матур! “Җаным белән синдә, мәчетем!” дип исемләнгән иҗади конкурста теләге булган һәр кеше катнаша ала. Иҗади бәйгегә үзең иҗат иткән шигырьләр татар, рус һәм инглиз телләрендә кабул ителә.
Иҗади эшләрне 2017 елның 15 октябренә кадәр almet-islampressmail.ru электрон почтасына яисә хат белән Әлмәт шәһәре, Мәрҗани урамы, 82а йорт адресына яки Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеткә шәхсән алып килергә кирәк. Хатта исем-фамилияне, ничә яшьтә булуны һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтү шарт.
Жюри тарафыннан билгеләнгән иң яхшы өч шигырь авторы Әлмәт мөхтәсибәте исеменнән кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Конкурска кагылышлы яңалыклар белән almat-islam.ru сайты һәм мөхтәсибәтнең социаль челтәрләрдәге рәсми битләре аша танышып барырга мөмкин дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.