
Вәгазь тыңларга йөздән артык кеше җыелды. Алар арасында балалар да бар иде. Хәзрәт белән очрашуга якындагы авыл имамнары да килде.
Кичәне йомгаклап, Балтач авылы имамы Фердинант хәзрәт халык исеменнән Җәлил Фазлыевка эчтәлекле вәгазе өчен рәхмәтен җиткерде һәм мондый күркәм очрашуларның дәвамлы булуын теләде. Очрашу, сый нигъмәтләргә бай чәй табыны артында, Коръән уку белән тәмамланды, дип хәбәр итә Балык Бистәсе мөхтәсибәте.