2017 Фев 24. Фото:islam-info.ru
Бер тапкыр бирелә торган зур күләмдәге акча 5 млн. юань ($727) тәшкил итә. Ул халык күп җыелган урында булачак терактлар турындагы мәгълүмат өчен каралган. Бу хакта Reuters хәбәр итә. Экстремистлар белән элемтә, җиһадны пропагандалаган һәм чикне законсыз үтеп чыкканлык хакында хәбәр итүчеләргә 2-3 млн. юань ($290-436 меңнән артык) акча каралган.
Шулай ук йөзләрен каплап йөрүче һәм озын сакаллы ир-атлар турында мәгълүмат җиткерүчеләргә 2 мең юань (290 доллар) түләнәчәк икән.
Хәбәр җиткерүчеләрнең исемнәре сер булып сакланачак дип вәгъдә ителә.