Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Бальбек Севастопольдә “Исмәгыйль Гаспралының мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм Россия мөселман дөньясы” халыкара фәнни-гамәли конференциядә хәбәр иткән. Әлеге бүләк кешенең нинди милләттән булуына һәм нинди дин тотуына карап тормыйча биреләчәк дип көтелә.
Якын арада Исмәгыйль Гаспралы исемендәге медаль Кырым Республикасы Дәүләт Советы утырышында расланачак, дип хәбәр итә dumrf.ru.