2015 елнын 30 ноябрендә «Ярдәм»хәйрия фонды, «Ватан» яшьләр үзәге һәм «Татар сандыгы» оешмасы чара кысаларында «Энҗе» дип аталган кул эшләнмәләре республика конкурсы уткәрә. Конкурс 5 нче тапкыр оештырыла.
Максаты - ТР дәуләт сәясәтенең аерылгысыз бер өлеше буларак, яшь буын вәкилләре арасында халкыбызның борын-борыннан килгэн һөнәрләрен саклау һәм киң җәелдерү.
Искәртеп узабыз, республикада яшьләр сәясәтен реализацияләунең төп моменты , яшьләрнең игътибарын халык һөнәрләренә һәм татарларның декоратив-кулланма сәнгатенә жәлеп итү. Бу өлкәдә профессиональ белем алу тулаем һөнәрчелекне үстерүнең башлангычы булып тора. «Энҗе» кебек конкурслар моңа бер адым .
Конкурста төрле кул эшләнмәләре тэкъдим ителәчәк. Ягъни чигү, бәйләү әйберләреннән алып чәчәкләр, кулдан эшләнгән топиарияләр, язылган агач сувенирлар кабул ителә.
Конкурсны, сәнгать фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире Рауза Рифкать кызы Солтанова җитәкли.
Эльвира ИБРАҺИМОВА.