
2011 елның июлендә 122 кешенең гомерен алып киткән “Булгария” теплоходы һәлакәте кебек һәлакәтләр кабатланмасын өчен, хакимиятләр тарафыннан бик күп эш башкарылды. Әмма корабчылык иминлеге мәсьәләләрен контрольдә тотарга кирәк, диде РФ Президенты Владимир Путин, Дәүләт Советы Президиумының Россия Федерациясе эчке су юлларын үстерү буенча утырышында чыгыш ясап.
Ул, һәлакәтләрне булдырмый калу һәм вәзгыятьне контрольдә тоту өчен, заманча навигацион технологияләрне файдаланырга кирәклеген әйтте. Иминлек мәсьәләләренең беренче урында торырга тиешлеген белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.