
Адвокатның әйтүенчә, исерек булган Варламов кызны көчле генә этеп җибәргән. Ивинең белдерүенчә, хоккейчы инде аңа беренче тапкыр гына көч кулланмый.
"Ивинең хәбәр итүенчә, Варламов узган дүшәмбедә каты гына исерек була. Аның Ивигә көч куллануы беренче генә түгел инде. Ул аны диварга шундый көч белән этеп җибәрә ки, Иви егыла һәм көчле җәрәхәт ала. 160 см озынлыктагы һәм 45 кг авырлыктагы кызны 95 килограммлы профессионал атлетка каршы куеп карагыз”,-дигән Роберт Адамс. Аннары адвокат: "Бу юлы Ивинең сабырлыгы төкәнде. Ул миңа аны рәшәткә артына тыгып куюны сорады”,-дип белдерде.
Хоккейчыны икенче дәрәҗә авырлыкта кеше урлауда һәм өченче дәрәҗә авырлыкта таныш затка һөҗүм оештыруда гаеплиләр.
Варламовка мәхкәмә утырышы бүген, ягъни 31 октябрьдә Денвер каласында була.