
2015 елда федераль Хөкүмәт тарафыннан кризиска каршы кабул ителгән чаралар, республикага күрсәтелгән федераль ярдәм хезмәт коллективларын саклап калырга мөмкинлек бирде, моношәһәрләрдә социаль тотрыклылыкны тәэмин итте.
Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта белдерде. Ул билгеләп узганча, бүгенге катлаулы икътисади вазгыять социаль проблемалар китереп чыгара һәм туасы көндә шом уята. Шуңа да карамастан, былтыр төп икътисади күрсәткечләр 2014 ел дәрәҗәсендә сакланып калды. Татарстанда тулаем төбәк продукты күләме 1,8 трлн сум тәшкил итте, төп капиталга кертелгән инвестицияләр – 600 млрд сум.
Президент Казанның 2019 елда “WorldSkills Competition” эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын отуын искәртеп: “Без эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популяштыру юнәлешендә эшчәнлек алып бару заруриятен аңлыйбыз. Безнең белгечләр дөнья дәрәҗәсендәге булырга тиеш. Моның өчен исә тиешле стандартлар кирәк. Бүген югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ – беренче урында”, – дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кешеләрнең иминлеге турыдан-туры икътисади вазгыятькә бәйле, шуңа булган куәтне модернизацияләү, заманча производстволар булдыру, яңа тармакларны үзләштерү аерым әһәмияткә ия. Шул ук вакытта, аның фикеренчә, республика хезмәт базарында кайсы кадрларга кытлык күзәтелүен һәм нинди белгечләрне әзерләргә кирәклеген төгәл аңлау зарур. “Бүген белем-күнекмәләр алучы яшь буын көндәшлелеккә сәләтле булырга һәм заман таләпләренә җавап бирергә тиеш. Бу мәсьәләдә барлык министрлыклар һәм ведомстволарның җайга салынган эшчәнлеге мөһим”, – дип саный Президент.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында Бөек Ватан сугышында катнашканнарга һәм ветераннарга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән чараларны дәвам иттерү заруриятенә дә басым ясады. Аның фикеренчә, очрашулар уздыру, ветераннарны яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә җәлеп итү мөһим. Шул ук вакытта бу категория гражданнарга медицина ярдәме һәм социаль хезмәт күрсәтү юнәлеше күзәтү астында булырга тиеш. Ветераннарга карата игътибар һәм кайгытучанлыкны киметергә ярамый, диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп узганча, халыкка социаль ярдәм күрсәтү эшендә административ киртәләрне юкка чыгару зарур. “Халыкның социаль мохтаҗ катламын тыңлап кына да аңа зур ярдәм күрсәтеп була. Әлеге уңайдан РФ Социаль иминиятләштерү фонды һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы бер команда булып эшләргә тиеш. Гражданнар һәм хакимият мөнәсәбәтләрен гадиләштерүгә юнәлтелгән программаларны мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга, яңаларын булдырырга кирәк”, – дип ассызыклады ул.
Татарстан лидеры сүзләренчә, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту республика өчен өстенлекле юнәлеш булып тора, шуңа социаль авыр хәлдәге гаиләләргә аерым игътибар бирү мөһим. Ул күптән түгел республиканың Лениногорск районында чыккан һәлакәттә 5 сабыйның гомере өзелүен искәртеп: “Әлеге гадәттән тыш хәл буенча җитди эш алып барылды, анализ ясалды, хәзер шундый очраклар бүтән кабатланмасын өчен тиешле чаралар күрәбез”, – дип билгеләп үтте.
Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча күп кенә функцияләрне хосусый оешмалар да үти ала, диде һәм бу мәсьәләдә фикер алышу әһәмиятенә басым ясады.
“Татар-информ”