
Кинокартина Дьехегей исемле малай турында бәян итә. Ул үзенең атында Йсекх олысыннан килгән. Дьехегей - балалар кебек беркатлы, таудан челтерәп аккан инеш кебек пакъ. Ул гомерендә тәүге тапкыр милли бәйрәмдә катнаша. Төрле кешеләр белән очраша, гаҗәеп атларны, рухи көчне арттыра торган уеннарны күрә. Гаҗәеп җыр ишетә. Нәкъ менә шушында ул үзенең хыялларын тормышка ашырырдай кебек тоелган затны очрата...
Фильмны якут режиссеры Сергей Потапов төшергән. Операторы - Искәндәр Иванов, продюссеры Жанна Скрябина. Төп рольләрдә - Павел Ченянов, Аля Поисеева.