Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Донорлык проблемасы - Россиядә актуаль мәсьәләләрнең берсе. Каты авырудан интеккән күп гражданнар, шул исәптән мөселманнар өчен дә кан салу һәм органнарны күчереп утырту мәсьәләсе кискен тора.
Шәригать моңа каршы киләме? Россиялеләр һәм мөселман өммәте бушлай донорлыкка әзерме? Кешелеклелек монда нинди урын алып тора? Мөселман яшьләренең фикер алышу клубына килүчеләр бу сорауларга җавапларны, шәригать һәм дөньяви күзлектән карап, экспертлар белән бергә эзләячәк, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.