Билгеле булганча, Һиҗри буенча яңа мөселман 1439 елы 21 сентябрьдә башлана. Мөселманнар ошбу Мөхәррәм аеның башын ел башы, диләр, яңа ел Мөхәррәм аеннан башланып китә. Яңа ел Иләһи әмер белән пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнең Мәккә-и Мөкәррәмәдән Мәдинә-и Мөнәүвәрәгә һиҗрәт кылуы, ягъни күчеп китүе белән бәйле дип хәбәр итә Казандагы "Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.