Казыят утырышында Корбан гаетенә кагылышлы мәсьәләләр каралды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының 51 нче утырышы үтте.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 10
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының 51 нче утырышы үтте. Көн тәртибендә һиҗри ел исәбе буенча 1433 елның Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре каралды. Казыйлар шурасы бертавыштан 25 октябрь көнен (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнен) Корбан бәйрәме икәнен расладылар.



Шулай ук бәйрәм намазларының төгәл вакыты билгеләнде. Бу көнне иртәнге намаз Татарстанның барлык мәчетләрендә дә иртәнге 6 сәгать 30 минутта укылачак. Соңыннан Коръән укылып, дога кылыначак һәм 7 сәгать 15 минутта гает вәгазе башланачак. (Башкалабызда кояш бу көнне 7 сәгать 34 минутта чыга). Гает намазы иртәнге 8 сәгать 00 минутта укылачак. Телевидениядән турыдан-туры трансляцияне 9да ясарга киңәш ителде. Хәнәфи мәзһәбе буенча 585 гр. көмеш нисаблык малы булган кешегә корбан чалу вәҗеб хөкемендә. Безнең акчага күчереп исәпләгәндә, бу 20 мең сумны тәшкил итә. Корбанлык алырга мөмкинлеге булып та, корбан чалмаган кеше гөнаһлы була. 24-28 октябрь тәшрикъ көннәре булып санала. 24 октябрьнең иртәнге намазыннан алып, 28 октябрьнең икенде намазларына кадәр (барлыгы 23 намаз!), фарыз намазларны үтәгәннән соң, тәкбир әйтү вәҗеб санала. Казыят утырышында шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды. Әйтик, никах укыту, зәкят (гошер) түләү һ.б. Чираттагы казыят утырышы 12 ноябрь көненә билгеләнде дип хәбәр итте "Думрт.ру".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе