
Әлеге төркемнәрдә дини белемнәр бирелә, тәрбиячеләре белән уеннар алып барыла. Малайлар өчен – дзюдо, кызлар өчен "Остабикә” түгәрәкләре эшләячәк.
Балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләребез тарихы, әдәп-әхлак дәресләре, классикларыбызның әсәрләре, әкиятләр, шигырьләр биреләчәк. "Монда гарәп теленә, Коръән ятларга да өйрәнәләр. Шулай ук ашау-эчү әдәпләре, бәдрәфкә керү-чыгу, тәһарәт алу, намаз уку тәртибенә дә өйрәтәчәкләр”, - дип белдерде "Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә төркемнәрне оештыручыларның берсе Алсу Хафизова.
"Ата-аналар матур әдәби телдә сөйләшергә сусаган. Алар, балаларын өйрәтер өчен, шундый җирләр эзлиләр. "Сабыйлар” дигән балалар клубы бар бит инде. Матур әдәби телгә өйрәнү өчен, мәсәлән, күнекмәләр ясаганда алар шундый шигырьләр алалар яки, аерым утырып, шигырьләрне матур, дөрес итеп укыйлар. Шулай итеп, бу аларның хәтеренә кереп кала”, - диде ул.
"Үзәкне оештыру идеясе ничек туды?” дигән сорауга Алсу Хафизова: "Минем үземнең "Киләчәккә белем белән” дигән проектым бар иде. Мин шушы идея белән Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка килдем. Ул: "Күптәннән инде үземнең шундый идеям бар иде”, - диде, идеяне күтәреп алды. Аның финанс һәм мораль яктан ярдәме белән, әлеге идеяне тормышка ашырабыз”, - дип җавап бирде.
Чыганак: "Татар-информ"