Казанның иң күренекле кешесе 2015. Илдар хәзрәт Баязитов.

"Ярдәм" хәйрия фонды эшчәнлеге тиешле югарылыкта.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 12

«Собака» айлык культ журналы сайтында “Топ-50. Казанның иң танылган кешеләре 2015” премиясендә катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланды.
“Социаль өлкә” номинациясендә 5 номинанат арасында иң күп тавыш белән “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды советы рәисе , НСБ хәйриячеләр милли союзы президенты Илдар хәзрәт Баязитов җиңеп чыкты.
Әлеге журналына биргән соңгы әңгәмәсендэ Илдар хәзрәт Баязитов “Ярдәм” фондында башкарган күпкырлы социаль эшчәнлеге хакында сөйләде. Хәзрәт билгеләп узганча, фонд үзенең химаячеләре тырышлыгы белән торак проблемалары булган күп балалы гаиләләр өчен , республиканың Чирмешән һәм Аксубай районнарында яшәү урыннары, ягъни торак йортлар булдырды. “Ярдәм” хәйрия үзәгендә Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә ишетүдән, күрүдән мәхрүм булганнар, ДЦП аутизм диагнозлары булган сабыйлар хәм даун-балалар белән реабилитация эшләре алып барыла.
Якын көннәрдә Татарстан буенча гына түгел, Россия күләм пилот проектына старт бирерлер дип көтелә. Аның максаты - сукыр хәм чукраклар белән эшләү. Моның өчен инде махсус җихазлар комплектацияләү буенча эшләр башланган.
Әйтергә кирәк, фонд ятим балаларны да онытмый. Фондның директоры Мәликә ханым Гильметинова ун инвалид баланы үзенеке итеп тәрбияли. Әле тагын биш бала алуны да планлаштыра ул. Әлеге балалар бүгенгесе көндә Теләче районында урнашкан уңайлы йортларда яшиләр. Анда уен, компьютер, уку учен бүлмәләр бар. Проект “Балалар йорты” Гаилә учагы” дип атала. Инвалид сабыйлар хәрвакыт тар белгечле табибларга мохтаҗлыктан, аларны Казанга күчерү планлаштырыла. Теләчедә исә , киләчәктә картлар йорты булачак.
Фонд эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – ул, наркотикларга, алкогольгә бәйлелекләре булган кешеләр һәм аларның гаиләләре белән эшләү, аерым тернәкләндерү программалары алып бару. “Ярдәм” наркотикларга каршы көрәш союзында тора.

Ярдәм мәчете Эльвира ИБРАҺИМОВА.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе